экзамен по тат


Сочинение “Алар Ватанны Сакладылар”
Сочинение на татарском языке на тему “алар ватанны сакладылар”
1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып “төнге шәүләләр” дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда − кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын − барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Сочинение “Батырлык”
Сочинение на татарском языке на тему “батырлык”
Безнең кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм… куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.
Сочинение “Белем − Якты Нур”
Сочинение на татарском языке на тему “белем − якты нур”
Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. “Белемсез − берне, белемле меңне егар”, “Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы”, “Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, “Белемнән зур хәзинә юк” ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.

Сочинение “Дуслык − Бөек Көч”/”Дуслык – Боек Коч”
Сочинение на татарском языке на тему “дуслык − бөек көч”Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез.
Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр.
Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Бервакыт мине унберенче сыйныф укучысы кыерсытты, ул миннән күпкә көчлерәк, мин аңа җавап бирә алмадым. Дустым Наил мине тыңлады, аңлады һәм тынычландырды. Мин аңа рәхмәтлемен! Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер.
Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Хәтерлим, хезмәт дәресендә мин бер детальне эшли алмый тордым, ә Наил үзенең эшен эшләп бетерде, аннары миңа булышты, икәү бергә дәрес беткәнче детальне ясап та бетердек. Шулай итеп мин яхшы билге алдым. Менә шуңа күрә дә мин, дуслык − бөек көч, дип уйлыйм.
Сочинение “Илдә Тынычлык Булсын”/”Илдэ Тынычлык Булсын”
Сочинение на татарском языке на тему “илдә тынычлык булсын”
Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар.
Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.
…Сугыш ул − өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар − туган илдә тынычлык булсын!

Сочинение “Китап − Тормыш Дәреслеге”/”Китап – Тормыш Дэреслеге”
Сочинение на татарском языке на тему “китап − тормыш дәреслеге”
Кемдер китапны “тормыш дәреслеге” дип атаган. Чыннан да шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Кеше бөтен нәрсәне дә үзе генә аңлый алмый. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Бу белемнәр һәм ачышлар өчен кешелек никадәр ялгышлар ясаган, күпләгән корбаннар да бирергә туры килгән. Моны без шулай ук китаплар аша беләбез.
Китаплар кешелек тарихында ясалган ялгышларның бүген кабатлануыннан да саклыйлар. Бу максаттан дәреслекләр, белешмәләр, энциклопедияләр генә түгел, ә әдәби китаплар да зур роль уйный. Әдәби әсәрләр дә яшәү дәреслекләре булып торалар. Алар безне башка кешеләр белән дөрес аралашырга, яхшылыктан явызлыкны аерырга өйрәтәләр, кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итәләр, безнең хисләребезне арттыралар. Шулай ук техник белемнәр белән дә баеталар, үзебезнең мөмкинлекләребезне белергә, үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да, чит кешеләрне дә аңларга булышалар.
Без әле яңа җирләр дә ачмадык, велосипед та уйлап тапмадык. Боларны безгә кадәр үк эшләгәннәр инде. Ә бу турыда без шулай ук китаплардан укып белә алабыз. Моның белән без күпме вакытыбызны янга калдырабыз, никадәр ялгышлыклар эшләми калабыз! Китапны уйлап тапкан, аларны күчереп яза башлаган, аннан соң төрле ысуллар ярдәмендә бастыра башлаган кешеләргә зур рәхмәт! Аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә, без хәзер китап укып рәхәтләнәбез, кешелекнең бик тә зур һәм бәяләп бетермәслек булган тәҗрибәсен өйрәнәбез.
Сочинение “Минем Әнием”/”Минем Энием”
Сочинение на татарском языке на тему “минем әнием”
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки “әни” дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни… Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем “әни” сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. “Әнием” дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән “кызым” диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
“Балачак − шук чак”, диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
(Р. Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”)

Сочинение “Игелеклелек”
Сочинение на татарском языке на тему “игелеклелек”
Игелекле булу ул − шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу ул − ярдәмчел булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү, һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны − игелеклелек җимешләрен салырга тели.
Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.
Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберәүләр киемнәр, акча, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.
Бу − изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләрне дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңө, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу − изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.
Сочинение “Начар Гадәтләр”/”Начар Гадэтлэр”
Сочинение на татарском языке на тему “начар гадәтләр”
Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.
Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.
Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.
Мин үземнең гәүдәмне турайтырга булдым. Әмма, нәрсәдән башларга? Әнием белән киңәштем. Ул миңа яхшы киңәшләр бирде. Мәсәлән, бер күнегү ясарга өйрәтте. Аның өчен стенага арканы терәп басарга, башка җиңел генә китап куярга һәм туры гына йөреп китәргә. Йөргәндә, китапны төшермәскә тырышырга кирәк икән.
Мин, бөтен тырышлыгымны куеп, бу эшкә тотындым һәм ике айдан соң минем йөрүем матурланды. Әлеге күнегүләрне мин хәзер дә дәвам итәм. Менә шулай итеп, мин бер начар гадәтемне бетердем.

Сочинение “Патриотлар”
Сочинение на татарском языке на тему “патриотлар”
Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын Туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар: гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.
Минем өчен чын патриотизмның якты үрнәге булып 1825 нче елда восстаниедә катнашкан декабристлар тора. Алар Ватаннарында яхшы үзгәрешләр ясарга тырышып, куркыныч адымнарга барганнар, әмма һәлакәткә очраганнар. Бу кешеләр гомерләрен, байлыкларын, бәхетле тормышларын халык өчен корбан иткәннәр. Әмма аларның берсе дә үз идеяләреннән баш тартмаган. Бу идеяләре өчен аларның күбесе дар агачларында асылган, төрмәләргә ябылган, сөргеннәргә сөрелгән. Алар безнең Ватаныбыз тарихына чын патриотлар булып кереп калганнар.
Безнең заманда да бар алар, чын патриотлар. Ватаныбызга яки дусларына куркыныч килгәндә, кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлыйлар. Шушы хис өскә чыга. Кеше үзен корбан итү бәрабәренә, башкаларны саклап кала яки зур катастрофаны туктатып кала. Патриотизмның чын үрнәкләрен күпләп сөйләп булыр иде. Чернобыльдә булган шартлау вакытында, җир тетрәүләрдән соң, “Курск” су асты көймәсендәге катастрофада кешеләр чын батырлык үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу кешеләр үзләре турында түгел, башкалар турында уйлап эш иттеләр. Аларның шушы батырлыклары дөньяны тагын да зуррак һәлакәттән саклап калды. Бу кешеләрне патриотлар дими кем дисең?

Сочинение “Табигатьне Саклагыз”
Сочинение на татарском языке на тему “табигатьне саклагыз”
“Табигатьне саклагыз!” Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. “Миннән соң су басса да ярый” дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең “Сәяхәтнамә” поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.

Сочинение “Икейөзлелек”/”Икейозлелек”
Сочинение на татарском языке на тему “икейөзлелек”
Безнең халык үз тәҗрибәсеннән бик күп мәкальләр иҗат иткән. Шуларның берсе − “Курыкма тугыз башлы еланнан, курык икейөзле адәмнән”. Бу мәкаль белән мин тулысынча килешәм. Мәкаль икейөзле кешеләр турында. Үзенең чын йөзен яшереп, икейөзле кеше бик күпләрне (үзенең иң якын кешеләрен) алдый. Үзендә бернинди борчылу да сизми, шулай кирәк дип уйлый. Мондый кеше — бик куркыныч кеше. Тугыз башлы еланнан качып та, башка төрле саклану чаралары ярдәмендә дә котылырга була. Чөнки син аның елан икәнен һәм сиңа куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торасың. Ә икейөзле адәмне җиңел генә белеп булмый. Икейөзле адәм хәйләкәр була, синең алдыңда ул намуслы булып кыланырга мөмкин.
Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүчеләрдән сак булыйк. Андыйлар белән дус булырга да, аларга ышанырга да ярамый. Үзебез дә андый булмаска омтылыйк.
Сочинение “Хезмәт Кешене Бизи”/”Хезмэт Кешене Бизи”
Сочинение на татарском языке на тему “хезмәт кешене бизи”
Татар халкында “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.
һәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына. Мин − авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа. Әтием һәм бабам белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина йөртергә өйрәнәм. Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа.
Яшелчә үстерү дигәннән, аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз, борыч һәм помидорлар утырту өчен туфрак әзерләп калдырабыз, ә иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез. Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә, мин дә аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә.
Яз җитү белән, бакчада җиң сызганып эшкә тотынабыз: җир казу, йомшарту, утырту; ә аннан соң су сибү, аларны ашламалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырышабыз. “Җәйге көн ел туйдыра” диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.
Әти белән әнигә булышу да хезмәткә керәдер инде − сизелми генә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әйе, җир эшен мин бик яратам, бәлки, киләчәктә агроном да булып китәрмен әле.

Сочинение “Ярату”
Сочинение на татарском языке на тему “ярату”
Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.
Сочинение “Яраткан Шөгылем”/”Яраткан Шогелем”
Сочинение на татарском языке на тему “яраткан шөгылем”
Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Мин бассейнга йөрим, анда йөзү секциясендә шөгыльләнәм. Миңа бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.
Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча район ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.
Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач тапкан дусларым белән аралашудан да тәм табам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, кайбер безнең яшьтәшләр кебек тәмәке тартмыйбыз, сыра һем башка исерткеч эчемлекләр эчмибез. Бу начар гадәтләр − йөзүченең иң явыз дошманнары. Тәмәке тарткан кеше яхшы итеп йөзә алмый.
Әти-әнием дә хәзер минем өчен тыныч. Ә элегрәк әти минем белән начар гадәтләрне булдырмау турында озаклап сөйләшә иде. Ә хәзер без башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәбез, безнең бассейнда уздырылган ярышларга, башка спорт төрләре буенча ярышларга йөрибез. Әтием минем белән горурлана, дип уйлыйм мин.

Приложенные файлы

  • docx 10893258
    Размер файла: 30 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий