технологик карта һәм дәрес планы Шэрэпова Люция


Тема: Инфинитив турында гомуми төшенчә
Максат һәм бурычлар: инфинитив турында гомуми төшенчә бирү; инфинитивны башка фигыль төркемчәләреннән аера белергә өйрәтү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, сакчыл караш тудыру; инфинитив формасын сөйләмдә кулланырга өйрәтү (укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү).
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе
Җиһазлау: Интернет материаллары, дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (интерактив такта).
Дәрес этаплары
Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
1.Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләү, хәлләрен сорашып дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. Әңгәмә.
Фигыль турында өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү. Затланышлы һәм затланышсыз формалар нинди ул? Боерык фигыль турында искә төшерү. 2 зат боерык фигыльнең нигез булуын искә төшерү.
3. Уку мәсьәләсе кую.
Фигыль сүз төркемен өйрәнүне дәвам итәбез. Инфинитив турында өйрәнербез.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1.Инфинитив төшенчәсен ачыклау. Рус һәм татар телләрендә инфинитив.
Укытучы: Укучылар, игътибар белән экрандагы мисалларга карыйк әле. Бирелгән мисаллар рәтеннән без артык фигыльләрне аерып күрсәттек. Аларның тамырын һәм кушымчасын таптык. Аларның эш-хәрәкәтне белдерүен ачыкладык. Әйдәгез бу сүзләрне рус теленә тәрҗемә итеп карыйк әле.
Укучы:
утыр+ырга – садиться
аша+рга – есть
җы(йа)рга – собирать.
Укытучы: Бик дөрес. Аларга русча сорау куегыз әле?
Укучы: Что делать?
Укытучы: Әйе. Искә төшерик әле, рус телендә что делать? соравына җавап биргән фигыльләрне нинди фигыльләр дип атыйсыз?
Укучы: неопределенная форма глагола – инфинитив.
Укучы: Әйе, татар телендә дә нишләргә (что делать?) соравына җавап биргән фигыльләр инфинитив дип атала. Һәм алар рус телнә, мисаллар күрсәткәнчә, инфинитив формасында тәрҗемә ителәләр.
2. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Дәреслектән үзләштергән һәм рус теленнән алган белемнәргә нигезләнеп, экранда (тактада) бирелгән мисалларга нигезләнеп инфинитив турында нәтиҗә чыгару.
Укытучы: Дәреслекнең 87нче битендә бирелгән кагыйдәне укып китик. Марат, кычкырып укы әле.
1 укучы кагыйдәне укый.
Укытучы. Рәхмәт. Димәк укучылар, экранга күз салыйк әле. Инфинитив кушымчаларын истә калдырыйк. (Алар аерым кагыйдәләр булып слайдларда күрсәтелә)
Кагыйдә 1. Тартык авазга беткән 2-3 иҗекле фигыль нигезенә –ырга/ергә кушымчалары ялганып инфинитив ясала. Ачулан! (а-чу-лан) – ачулан+ырга
Кагыйдә 2. Сузык авазга беткән 2-3 иҗекле фигыль нигезенә –рга/-ргә кушымчалары ялганып инфинитив ясала. Сөйлә (сөй-лә) – сөйлә+ргә
Кагыйдә 3. Тартык авазга беткән 1 иҗекле фигыль нигезенә –ырга/-ергә кушымчасы ялгана. Көл! – көләргә
Кагыйдә 4. Бер иҗекле, й яисә и хәрефләренә беткән фигыль нигезенә –ярга/-яргә кушымчасы ялганып инфинитив ясала. Ки! – ки+яргә
Кагыйдә 5. Бер иҗекле фигыль нигезе р, л, й хәрефләренә бетсә инфинитив формасы –арга/әргә кушымчалары ялганып ясала. Ач! – ач+арга.
Инфинитивның шулай ук юклык формасы да бар. Ул –маска/-мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала. Экранда китерелгән алдагы слайдка игътибар итегез әле. Анда җөмләләр бирелгән, шул җөмләләрдәге фигыльләрне дөрес итеп әйтеп бирергә кирәк.
Укучы. Мисал 1. Җәнлекләрне рәнҗет+ (мәскә).
Укучы. Мисал 2. Табигатьне пычрат+(маска)
Укытучы. Биремнәрне дөрес эшләдегез, рәхмәт. Димәк, инфинитив нинди кушымчалар ала? Ул нинди сорауга җавап бирә? Инфинитивның юклык формасы ничек барлыкка килә? Тактадагы мисалларга карап, кагыйдәне әйтеп бирик әле. Кем әйтә?
Укучы. нишләргә ? соравына җавап биргән, -ырга/-ергә, -рга/-ргә, -арга/әргә, -ярга/яргә кушымчалары алган фигыль формасы инфинитив дип атала. Аның юклык формасы –маска/-мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала.
Укытучы. Рәхмәт, Алсу. Дөрес әйттең. Инде яңа белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыр вакыт та җитте.
3. .Дәреслектән күнегүләр үтәү, тексттан инфинитивны аерып алу күнекмәләре, бирелгән фигыльдән инфинитив ясау күнекмәләре. Сораулар буенча әңгәмә. Парларда эш.
Укытучы. Дәреслектә бирелгән 193нче күнегүне эшлибез. Биреме: Укыгыз. Инфинитивларны табыгыз.Чылбыр буенча укып җавап бирәбез. (Күнегү телдән үтәлә, бер укучы бер җөмләне эшли, икенче укучы икенче җөмләне һ.б.)
Укытучы. Бу күнегү буенча сорауларыгыз булмаса, алдагы биремгә күчәбез. 195нче күнегүне язмача эшлибез. Биреме: Фигыльләрдән инфинитив ясап языгыз. Җөмләләр төзегез. Такта янына 2 укучы чыга. (Бирем тикшерелә).
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
Укытучы. Хәзер экранга игътибар итик. Анда бер-бер артлы рәсемнәр чыгачак. Шул рәсемнәргә карап, нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә икәнне әйтергә кирәк була.
Табигатьне сакларга кирәк.
Кыш көннәрендә кошларга җим салырга онытма!.
Табигатьне пычратырга ярамый!.
Хайваннарны рәҗетергә ярамый.
Үз артыңнан чүпләрне җыярга кирәк.
Урманда ут белән уйнамаска / Урманда ут белән уйнарга ярамый.
Укытучы. Рәхмәт. Димәк укучылар, әлеге мисалларда без нинди фигыльләр кулландык? Алар нинди сорауга җавап бирә? Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Технологик карта (7 кл.) Татар теле
Предмет: Татар теле Класс: 7Авторлар: Шарапова Л.Тема урока: Инфинитив турында төшенчәДәрес төре: катнаш
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
Танып белү Коммуникатив-аралашу Регулятив уку гамәлләре
Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру
Дәреснең оештыру өлеше Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеге
Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру
Бирем”Мисаллар рәтеннән артык сүзне тап һәм үз җавабыңны дәлиллә”
Дәреснең темасын билгеләүгә юнәлеш бирү
Бирелгән мисаллар рәтеннән артык сүзне табалар, ул – инфинитив була. инфинитив турында рус теле дәресендә өйрәнгәнне искә төшерәләр.
Анализ
Инфинитивның тамыр һәм кушмчасын табу. Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр Укытучы белән хезмәттәшлек
нәтиҗәле хезмәттәшлекне планлаштыру Дәрестә эшкә әзерләнү,
Дәреснең темасын үзләштерергә әзерләнү
Теманы чыгару Өй эшенең үтәлешен тикшерү Интерактив тактада фигыль буенча тест эшләү, фигыль сүз төркеменә хас билгеләрне искә төшерү Интерактив тактада эшләнгән тест буенча фигыльгә хас билгеләрне искә төшерәләр, затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне санап чыгалар Әңгәмәфигылгә хас үзенчәлекләрне ачыклау Парларда эш Уку хезмәттәшлеге тикшерү Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү
Белем күнекмәләрен актуальләштерү Укытучы сорауларына җавап бирү.
Фигыль турында өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү. Затланышлы һәм затланышсыз формалар нинди ул? Боерык фигыль турында искә төшерү. 2 зат Боерык фигыльнең нигез булуын искә төшерү.
Хикәя фигыль, исем фигыль, боерык фигыль турында ниләр белүләрен, инфинитив турында белмәүләрен ачыклыйлар Анализ
Фигыль сүз төркемен (2-3 мисал) сүзьясалышы буенча тикшерү, мисаллар арасында инфинитив булырга тиеш. Дәреснең темасын формалаштыралар Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү Инфинитивны башка фигыльләрдән аеру юнәлешләрен , эш төрләрен оештыра, аларны аеруга омтылыш тудыра
Сыйныф белән эшне оештыра
Җөмлә эчендәге фигыльләрне табарга, алар арасыннан инфинивны аерырга, бирелгән фигыльләрдән инфинитив ясарга, эзләнүгә , нәтиҗә чыгаруга этәрә Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, слайдлар карыйлар, фикер йөртәләр
Укытучының проблемалы сораулары, әңгәмә аша инфинитивка хас билгеләрне аералар, инфинитивларны рус телендәге тәрҗемәсе белән чагыштыралар һәм нәтиҗә чыгаралыр Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү
Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру Укытучы белән диалог
Укытучы белән диалог
мини-диспут Укытучы белән хезмәттәшлек
Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек Материалны аңлауны беренчел тикшерү Сыйныфка сораулар:
инфинитив нинди кушымчалар ала? Ул нинди сорауга җавап бирә? Инфинитивның юклык формасы ничек барлыкка килә Укытучының сорауларына җавап бирәләр Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү
Анализ Укытучы белән диалог
Укытучы белән хезмәттәшлек
Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту
Биремнәр үтәүне оештыру. Инфинитив аерып күрсәтә белү.
Дәреслектәге
биремнәрне үтәү Бәйләнешнең сәбәп-максатын ачыклау
эзләнү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру Инфинитивны башка фигыль төркемчәләре белән чагыштырып, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирә, инфинитивның барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә кулланырга өйрәтә. Интерактив ресурстагы биремнәрне үтәү, нәтиҗә чыгару.
Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү
Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү
Логик эзлекле
Фикер йөртү Иптәшләренең чыгышларын тыңлыйлар
Күмәк фикер алышуда катнашалар Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү
Монологик сөйләмгә ия булу Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар Белемнәрне тикшерү һәм үзтикшерү Үзанализ битләрен тутырырга тәкъдим ясыйҮз эшчәнлекләрен тикшерәләр Бәяләү кретерийларына нигезләнеп үз эшчәнлегеңә бәя бирү
Рефлексия Дәрестәге эшчәнлеккә һәм теманы аңлауга бәяне тактада урнаштырырга тәкъдим итә Укытучы белән диалог Өй эше турында мәгълүмат һәм аны башкаруга күрсәтмәләр
Икенче дәрескә өй эше һәм аны башкаруга күрсәтмәләр белән таныштыра Өй эшен һәм аны үтәүгә күрсәтмәләрне тыңлыйлар

Приложенные файлы

  • docx 10981305
    Размер файла: 32 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий