Аныклагыч_Презентат. Последний вариант


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Максатлар:1. Фәнни максат: аныклагыч һәм аныкланмыш турында төшенчә бирү, аныклагычның башка иярчен кисәкләрдән аермасын күрергә өйрәтү.2. Коммуникатив максат: аныклагычлар кулланып, “Казан Универсиадага әзерләнә” дигән темага җөмләләр төзү. 3. Тәрбияви максат: укучыларга Универсиаданың Татарстан Республикасында узуы, аның мөһим чара булуы турында аңлату, аларда спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру.Дәреснең девизы: Тиздән Универсиада! Искә төшерү Сөйләмебез нәрсәләрдән тора?Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?Җөмлә эчендә бу сүзләр ничек атала? Мин боларны беләм, исемдә калдырам: Җөмлә кисәкләре Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр ия хәбәр тәмамлык аергыч хәлләр ? ? урын хәле сәбәп хәле максатхәле күләм хәле вакыт хәле рәвеш хәле шартхәле кире хәл Иярчен кисәкләр тәмамлык аергыч хәлләр аныклагыч модаль кисәкләр Тиздән Универсиада! Тиздән Казанга - Татарстанның башкаласына – кунаклар килә.- Кая кунаклар килә? - Ягъни кая? Аныкланмыш Казанга Аныклагыч Татарстанның башкаласынаҖөмләдә аныклагычның астына ике дулкын сызык сызабыз. 1. Ияртүче сүздән соң урнаша.2. Аныклагыч ияртүче сүзне ачыкламый, аңа өстәмә төгәллек, аныклык кына бирә. Олимпия уеннарында, бигрәк тә каршылыклар белән йөгерүдә, байдаркада узышуда, озынлыкка сикерүдә өметле студентларыбыз бар. - Кайда өметле студентларыбыз бар?- Бигрәк тә кайда? Аныклагыч ияртүче сүзгә (аныкланмышка) ягъни, икенче төрле әйткәндә, аеруча, җитмәсә, аерым алганда, шул исәптән, атап әйткәндә, бигрәк тә сүзләре ярдәмендә бәйләнә. Без спорт белән шөгыльләнәбез: көрәшәбез, чаңгыда йөрибез, хоккей уйныйбыз. Аныклау интонациясе белән укыйбыз һәм ике нокта куябыз. Аныклагыч ияртүче сүзгә (аныкланмышка) ике төрле чара аша ияреп килә: аныклаучы теркәгечләр; аныклау интонациясе ярдәмендә. Аныклагыч җөмләнең ияртүче кисәгеннән соң урнаша;аңа өстәмә төгәллек, аныклык кертә;соравы: аныкланмыш соравына ягъни теркәгече өстәлә;гадәттә, ияртүче кисәк белән бер үк формада килә;аныкланмышка 2 төрле чара ярдәмендә бәйләнә: аныклаучы теркәгечләр һәм аныклау интонациясе ярдәмендә. СУ СПОРТ САРАЕ ФУТБОЛ СТАДИОНЫ ТЕННИС АКАДЕМИЯСЕ ИШКӘК ИШҮ СПОРТ САРАЕ БАСКЕТХОЛЛ КӨРӘШ САРАЕ 1) Казанның даны еракларга, дөресрәге дөньяның бар почмагына таралды. 2) Шәһәр Универсиадага, Олимпия уеннарына әзерләнә. 3) Татарстанның башкаласына дөньяның бик күп почмакларыннан, атап әйтсәк Америкадан, Бразилиядән, Италиядән, Кытайдан, Төркиядән кунаклар киләчәк. 4) Универсиада вакытында 15 мең спортчы, 50 мең журналист, 50 мең турист килер дип көтелә. 5) Шәһәр көннән-көн үзгәрә бара. 6) Күп сандагы спорт комплекслары төзелә.Бирем:В1. Тексттан аныклагычлар кергән җөмләләрне күчереп язарга. Дөрес җаваплар:В1. 1 җөмләдә: еракларга, 2 җөмләдә: Универсиадага,3 җөмләдә: почмакларыннан. Өй эше:1) 79 нчы биттәге кагыйдәләрне укырга;2) “Казан Универсиадага әзерләнә” дигән темага, аныклагычлар кулланып, хикәя язып килергә.

Приложенные файлы

  • ppt 866756
    Размер файла: 2 MB Загрузок: 1

Добавить комментарий